ТИМЕ’Р-БЕТОН и. 1. Арматура белән ныгытылган бетоннан гыйбарәт төзү материалы. Арматурщиклар бармак юанлыгы тимерчыбыклардан, ерткычларга читлекләр әзерләгәндәй, тимер-бетон өчен челтәрле рәшәткәләр үрәләр. А.Алиш

2. с. мәгъ. Шундый материалдан эшләнгән. Хәзер таш юллар кырыена тимер-бетон конструкцияләрдән ышыклану, автобус көтү корылмалары бастырып куялар ---. М.Мәһдиев. Җимерелгән комплекс бинасы янына җиткәндә, проектлаштыру оешмасыннан килгән озын буйлы яшь кенә егет, уртага ишелеп төшкән тимер-бетон плитәләрне --- рулет тасмасы белән үлчәп йөри иде. А.Вергазов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә