ТИМЕРАЯК и. Бозда шуар өчен, аяк киеменә беркетелгән тар металл табан; шундый табанлы аяк киеме. Ул егылуга, Вилдан җил кебек очып килеп җитә, тимераяклары астыннан боз кыйпылчыклары чәчрәтеп, кырт борыла, Мәрьямнең култык асларыннан күтәреп аягына бастыра да тагын шуып китә. М.Маликова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә