ТИМЕР и. 1. 1) хим. Көмешсыман ялтыравык ак төстәге, дымлы тирәлектә тутыга торган каты авыр металл; химик элемент (углерод белән кушылгач, корыч яки чуен барлыкка китерә). Алтай тауларында яшәгән бу кавем, --- тимер ятмаларына тап булгач, чуен һәм корыч кою, алардан көнкүреш кирәк-ярагы, җир эшкәртү һәм сугыш кораллары әзерләүне ныклап башлый. И.Хуҗин. Уйгурстан җирләре нефтькә бай, күмер шахталары да җитәрлек, ә таулы җирләрдә тимер рудалары, төсле металл һәм гранит чыгаралар. Р.Ибраһимов

2) Шул металлның бер кисәге. Эшне, тимерне сагынган кулларым хезмәт рәхәтенә тарыган кебек булды. Х.Туфан. Тимерне кып-кызыл булганчы кыздырып, шул бетчәне яндырдылар. А.Алиш

3) Корал-җайланмаларның шул металлдан ясалган өлеше, детале. --- казакъ кызы тезгенне бушайтып җибәрде дә өзәңге тимере белән атның корсагына җиңелчә генә төртеп алды. Н.Фәттах. Мин уянмасам, син сука тимере астында беткән идең инде. М.Мәһдиев

4) Теләсә нинди металл. Элекке тимерлек урынына шулай йорт салып утырган да үзе яңа тимерлекнең баш остасы булып киткән, анда теләсә нинди тимер кисәген балавыздай эретәләр ---. М.Рафиков. Нәбиулла --- автоген белән дә, электр белән дә теләсә нинди тимерне бер-берсенә мәңге купмаслык итеп ябыштыра. М.Хәмитов

2. с. мәгъ. 1) Шул металлдан эшләнгән, шул металлдан торган. Урман алдындагы үрне менгәч, такта заводының тимер морҗасы күренде. А.Алиш. Күрәмсең, килеп җитүләре булгандыр, башта хәрбиләрчә өзек-өзек сөйләшкән тавышлар ишетелә, шалтыр-шолтыр тимер капка ачыла ---. А.Тимергалин

2) Теләсә нинди металлдан гыйбарәт, шуннан ясалган. Алъяпкыч кесәсендә бер, ике, өч тиенлек тимер акчалар шактый җыелды. А.Фәлах

3) күч. Бик көчле, таза; каты мускуллы. Гатауллинның күзе нигәдер түргә – кадими киемле, елгыр күзле, тимер бәдәнле, җирән сакаллы кешегә төште. Ф.Яхин. Караңгы үткәннәре аркасындамы, чакматаш кебек ныклы, тимер куллы, кылыч кебек үткер зиһенле иде ул. Х.Мөдәррисова

4) күч. Көчен, гайрәтен белдереп торган. Кызыл Армиянең тимер адымнар белән якынлашып килүен сизгән инглиз илбасарлары талап җыйган малларының кайберләрен диңгезгә ташлап --- качканлыкларын сөйләде ул. Х.Туфан

5) күч. Рухи нык, көчле, гайрәтле, какшамас. Бухенвальдтагы чамасыз авыр тормыш, көн саен мыскыл итүләр, кыйнаулар бу тимер кешенең дә нервларын какшатып өлгергән иде. Г.Әпсәләмов. Сез – тимер ихтыярга ия булган оптимист зат. Әнә шул нәрсә Сезгә яшәү көче бирә. Киләчәктә дә көчле рухлы булыгыз! Ф.Яруллин

6) күч. Эзлекле; тайпылышсыз, чигенүсез. Армиядә, бигрәк тә сугыш вакытында, илең батып барганда, тимер тәртип иң югары дәрәҗәдә нык булырга тиеш. С.Поварисов. Производствоны --- туктатмас өчен, --- директор яки баш инженер бүлмәсендә көн саен планёркага җыелалар – цехлар, бүлекләрнең иң җаваплы урыннарында торучы тимер холыклы кешеләр. Ә.Баян

7) күч. Югары сугышчанлык өчен, төрле чорда төрле берләшмәләргә бирелгән рәсми булмаган (атама). 1923 елда Казанда хәрби мәктәпне тәмамлаганнан соң, 24 нче Самара һәм Сембер тимер дивизиясенә рота командиры итеп җибәрелә. Р.Һидиятуллин. Мәскәүдән зур булмаган матрослар отряды китерттек, һәм --- Болак арты республикасы --- үзенең тимер батальоннары белән безгә сугышсыз бирелде. Р.Вәли

Тимер кебек Бик көчле, бик таза. Сез артык көчле, тимер кебек. Ә андый хатын-кызлар ир-ат белән яши алмыйлар. Ф.Садриев. Аны тимер кебек нык куллар эләктереп алып, хәнҗәрен җиргә төшерергә мәҗбүр итте. Р.Сәгъди. Тимер кул Рәхимсез хакимият. Тимер куллы Көчле рухлы, нык ихтыярлы. Дзержинский кебек кеше бул! Юк икән, аяк астында чуалып, сару кайнатып йөрмә. Үткен күзле, тимер куллы, сизгер колаклы булсаң да таманга киләчәк. Т.Әйди. Караңгы үткәннәре аркасындамы, чакматаш кебек ныклы, тимер куллы, кылыч кебек үткер зиһенле иде ул. Х.Мөдәррисова. Тимерне кызуында сугу Эшне уңайлы вакытта, үз вакытында эшләп калу, кызу тоту, форсатны кулдан җибәрмәү. Ильяс – тимерне кызуында сугып өйрәнгән егет, тәнәфес игълан ителеп, бию көе яңгырый башлауга, кыюлык өчен тамагын кырды һәм кыз янына юнәлде. Н.Әхмәдиев. Тимер талкы Бик каты җәза; җәза булып кабул ителә торган вакыйга. Күпнең сүзетимер талкы. Мәкаль. Тимер тарак к. тимер талкы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә