ТИМГЕЛЛӘНҮ ф. 1) Нәрсәнеңдер өстендә тимгелләр барлыкка килү; тимгеллегә әверелү, тимгелләр белән каплану. Аның нәрсә әйткәнен дә аңлавы кыен иде, шуңа ул тагы да уңайсызлана, кая керергә белми, бөрешә. Ахырда тәмам битләре тимгелләнеп, ул аңарга шушы сәгатьне куеныннан чыгарып бирде. Х.Камалов. Бите-муены тимгелләнеп кызарган Сәетҗан абый: «Әрәм булып калмасын, утынга ярый ул», – дип сөйләнә-сөйләнә, кадаксуыргыч белән эт оясының такталарын кубарып маташа. М.Маликова 2) Тимгелле булып күренү. Еллар, пароход койрыгы янында тимгелләнгән дулкыннар төсле кайнап, артка чумдылар. К.Нәҗми. Авыл уртасындагы киң мәйданда мәктәп, клуб һәм колхоз идарәсе йортларының калай түбәләре, зур-зур тәрәзәләре тимгелләнеп ялтырыйлар. Г.Әпсәләмов Тимгелләнә бару Акрынлап тимгелләнү. Җыелышта сөйләүчеләр гаепләрен ачкан саен, рәиснең бите тимгелләнә барды. Яңарыш Тимгелләнә башлау Тимгелләнергә тотыну. Ачудан хуҗабызның йөзе тимгелләнә башлады Тимгелләнеп бетү Тулысынча, бик нык тимгелләнү. Бер хатын бөрешеп, тимгелләнеп беткән тавык ите сата. Ф.Баттал Тимгелләнеп китү Кинәт, капыл гына тимгелләнү. Каюмның яңаклары тимгелләнеп китте. Ш.Камал. Котылгысыз үлемнең артык якынлыгын тоюдан кинәт тимгелләнеп киткән йөзен иптәшләренә борып: «Прощайте, братцы!» – дип пышылдады. Р.Габделхакова Тимгелләнеп тору Тимгелләнгән хәлдә булу. Офыкка кадәр җәелеп киткән диңгез өсте тимгелләнеп тора. Г.Әпсәләмов Тимгелләнеп чыгу Тимгелле хәлгә килү. Әнә ул, карашын читкә төбәп утыра, яңагы тимгелләнеп чыккан ---. М.Маликова. Нота алмыйча җырлаган солистларны моңарчы да пыр туздыргалады ул анысы. Әмма болай кабару, болай бүртенү – чырае тимгелләнеп чыкты хәтта! Юк, булмады. Р.Мөхәммәтша |