ТИМГЕЛ и. 1. Тап (йөздә, тәндә, киемдә һ.б.да). Тик бүген тәнендә үзгәрешләр күренә. Ясмык зурлыгындагы кызыл тимгелләр калкып чыккан. Н.Фәттах. Ул чәпчемәде, сабыр гына тыңлап торды. Бөрчек-бөрчек булып, битенә кызыл тимгелләр чыкты. Ф.Яруллин

2. с. мәгъ. 1) Шундый таплары булган, таплы. Аяз күңелем күгенә бүген төшкән бар күләгәләрнең дә сәбәпчесе --- шул тимгел күзле хатындыр кебек тоелды. Р.Төхфәтуллин

2) Ат төсләрен белдергәндә: төп төстә куерак таплары булган. Аты яхшы – тимгел күк. Ялы – көлтә төсле, утырып кына тора. Ф.Хөсни. Тимгел кара айгырына атланып, очты гына Шәкүр Заһирәсе янына. Яңарыш



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә