ТИ’МӘГӘН с. 1) Нинди дә булса кораллар турында сүз барганда: шул кораллар белән эшкәртелмәгән булуны аңлата. Мондый вакытларда кул һәм пычкы тимәгән кара урман буйлап баруы аеруча рәхәт, һава саф, җиңел, әллә нинди хуш исләр аңкый. Г.Әпсәләмов. --- кап-кара сакал-мыегына күптән пәке тимәгән, сәләмә генә киемле, чандыр гына гәүдәле бер кеше тегеңә якынрак килде дә куркып кына: – Мин ием дисәтник, Гата туган, – диде. В.Нуруллин

2) Гомумән файдаланылмаган, эшкәртелмәгән. Күптән инде түбәсе убылып төшкән, өстенә алабута, әрем үскән балчык-тирес хәрабәләргә басып, кайсы гына якка күз салсаң да, беркайчан да адәм кулы тимәгән карт дала сузылып ята. Н.Фәттах. Коридорда торган, күптән кул тимәгән көзгене ялт иттерде. Ф.Яруллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә