ТИЛЧӘ и. 1) вет. Партояклы малларда интоксикация, бизгәк тоту, авыз һәм борын куышлыгының лайлалы тышчасы ялкынсыну, тиренең йонсыз өлешләрендә үзенчәлекле куыкчыклар (афталар) һәм җәрәхәтләр барлыкка килү белән үтә торган йогышлы авыру. Тилчә белән чирләгән терлекләр инфекциянең чыганагы булып тора, алар вирусны әйләнә-тирәгә, нигездә, сөт, селәгәй, бәвел һәм тизәк аша бүлеп чыгара. Шәһри Казан 2) Гадәттә йогышлы авыру вакытында чыга торган шеш, төер. – Но, алма агачыннан ерак төшми, дигәнне дә онытырга ярамый, нәсел – нәсәпкә, тилчә – тамырга, ди минем әби, – диде, йомгак ясагандай катгый итеп Лениза. М.Маликова. Я, я килен, ир-атка тел озайтма, тилчә чыгар. Г.Каюмов ◊ Тилчә тел Чиктән тыш усал телле кешегә карата әйтелә. Аның [Гайнинең] тилчә теленә адәм түгел иблис тә чыдамас. Ф.Бурнаш. Тилчә телле Зәһәр, чәнчүле сүзләр кулланучы. Бәрәңге чүпләүче хатыннар арасыннан тилчә телле Зөмәрә, күрмәмешкә салыныпмы, сөйләнеп китте: – Я, кем әйтер бу малайны аныкы түгел дип? Н.Хәсәнов. Кыз үзенең каршысында тилчә телле халык шамакае басып торганын һаман аңламый кебек. Р.Батулла |