ТИЛПЕНҮ ф. сир. 1) Җилпенү, талпыну, очып китәргә омтылу. Бу бала сыерчык булып очып киткәч, Зөһрә бер тилпенә, ике тилпенә, өч тилпенә дә күгәрченкәй кошка әверелә. Әкият. Әмма учка сыярдай гына җан кисәге шул мизгелдә үк әллә ничек кенә янә калкынды, бер тын түбәндә эленеп торды, аннары җитез-җитез тилпенеп, янә югарыга үрли башлады һәм күз ачып йомган арада диярлек һава зәңгәрлегендә юк та булды. Э.Касыймов 2) Нәрсә дә булса эшләргә тырышу, берәр хәрәкәт ясау. Хәтта ул, нидер әйтмәкче булып, болар ягына килергә дә тилпенде, Фәритнең күзләре кепканың козырёгы астында теге вакыттагы төсле елтырап киттеләр. Г.Бәширов 3) күч. Тибрәнү, җиңелчә селкенү. Шәм уты тилпенү 4) күч. Җилкенү, ашкыну. Бу тавыш белән бергә моңлык бөтен тамырларга тарала. Күңел тилпенә, җан ашкына, куркына да. Гали Рәхим Тилпенә башлау Тилпенергә тотыну. Ситсы пәрдәнең эре бизәкләрендә шәүләсен уйнатып, учак астында ялкын да тилпенә башлады. М.Хәсәнов Тилпенеп алу Бераз, кыска вакыт эчендә тилпенү. Хәбибнең хатыны шул айда гына тагын бер тилпенеп алды ---. М.Мәһдиев Тилпенеп җибәрү Кинәт тилпенү. Тычкан моның каршысына килеп чыгып тилпенеп җибәрә дә кеше сурәтенә керә ---. Әкият Тилпенеп карау Тикшерү-белү максаты белән тилпенү. Көрәш озакка сузылды. Егетләрнең әле берсе тилпенеп карый, әле икенчесе йолкып алмакчы була. Г.Бәширов. Узган елгы гадәт буенча мулла хатыны дин сабагы укытмакчы булып тилпенеп караган иде, барып чыкмады. Г.Бакиров Тилпенеп кую Кинәт, бер тапкыр тилпенү. Байтимер кинәт кенә башына нидер килеп тилпенеп куйды. Г.Бәширов. – Алар аңа чит-ят кеше түгел бит, үз абыйлары! – дигән бер өмет кенә тилпенеп куйгалый иде күңелдә. Н.Хайтов Тилпенеп тору Озак, даими рәвештә бертуктаусыз тилпенү; хәзерге моментта тилпенү. Салкын сарай алдында Тилпенеп тора бер күркә ---. К.Насыйри |