ТИЛМЕРҮ ф. 1) Нәрсәгә дә булса бик мохтаҗ булу, мохтаҗлык кичерү; газаплану. Яфракларның бер ягы гел көн сөя, икенчесе яктылыкка тилмерә. К.Тинчурин. Миңа унике яшь, ачлыктан, йокы җитмәүдән мин бик тилмерәм, йончыйм. М.Мәһдиев

2) Зарыгу, интегү, газап чигү, йөдәү, җәфалану. Аэродромга төшкәч, синоптиклар кисәтеп куйдылар: – Давыл булырга тора, көтәргә кирәк. Моңа каршы Мансур бары тик: – Анда авыру тилмерә, – диде. Г.Әпсәләмов. Ул Фаягөлнең, Шәрифтән хат көтеп, ут эчендә янганын бик яхшы аңлый, үзе дә, көн туса, иреннән хәбәр көтеп тилмерә. А.Әхмәтгалиева

3) Ялыну, ялвару. Кайсының эше көтә, кайсының курортка китәсе була, аннары, балаларыбыз авыл җирендә авырып-нитеп китә күрмәсен, дип куркалар да булса кирәк, кыскасы, бер атна торгач та, карчыкның бик тилмереп соравына карамастан, --- китеп тә баралар. Ә.Еники. Шул каргыштан соң да ике егет озак ялвардылар гафу сорап, ярдәм көтеп байтак тилмерделәр, тик бәгыре каткан Фәйзария алар уфтанганга гамьсез калды. Р.Батулла

Тилмерә башлау Тилмерергә тотыну. Гөлтуташ Тимерҗанны дүрт күз белән көтеп тилмерә башлады. В.Имамов. Яшерен-батырын түгел, соңгы елларда театрда җыр-биюле, оркестр белән куелган спектакльләрне карарга тилмерә башладык. Ватаным Татарстан

Тилмереп бетү Тәмам, бик нык тилмерү. Тик Тиенне көтә-көтә тилмереп беткән Аю кышкы йокыга талган икән. Әкият. Аларның кайтуын көтә-көтә тилмереп беткән Гөлнур, бу хәбәрне ишеткәч, өлкән врач янына чапты, Фоатны эзләргә берничә сугышчы белән үзен җибәрүне үтенә башлады. Г.Әпсәләмов

Тилмереп йөрү Озак вакытлар дәвамында тилмерү. Төн буена кара урман эчендә тилмереп йөргәннән соң, миңа монысы да бик зур бәхет сыман тоела иде. М.Вәлиев

Тилмереп тору Хәзерге моментта тилмерү; даими, гел тилмерү. Төрмәнең бу як капкасы төбендә дә, нәкъ кичәге кебек, туганнары, таныш-белешләре янына килүчеләр тилмереп тора. Р.Кәрами. Чөнки менә хәзер, аның белән бергә биш ел укыйсы егерме дүрт группадашы алдында, шуның өстенә тегеләр бер кабым закускага тилмереп торганда, әлеге казылыкны чыгарсаң да була иде! В.Нуруллин

Тилмереп яту сөйл. к. тилмереп тору. Шуңа күрә хәзер оныгыбызны күрергә тилмереп ятабыз бит инде… М.Вәлиев. Хәзер кулларыңа богау салып, КПЗга алып китеп ябабыз да, судка кадәр якын туганнарыңны да күрергә тилмереп ятарсың. Ш.Алпар



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә