ТИЛМЕРТҮ ф. йөкл. юн. к. тилмерү . Эссе кояш нурлары бер йотым суга тилмертә. С.Поварисов. Ник тилмертә икән ул Фәһимәне, ник очраштырмый икән?! Н.Гыйматдинова Тилмертә башлау Тилмертергә тотыну. Каян күңелемә килгәндер, туган көнгә дусларны чакырыйк дип, әнине тилмертә башладым. Э.Җәләлиева Тилмертеп бетерү Нык тилмертү. Синнән башка беркемем дә юк минем. Сәбиләне дә тилмертеп бетердем. Янәшәмдә ул да булмаса, күптән чыгырдан чыгар идем инде. Р.Вәлиев. Айдарның әти-әнисе, улларының ничек укуы хакында кызыксынып, «төркем старостасы»н тилмертеп бетерә. Э.Фатыйхова Тилмертеп килү Күптәннән тилмертү. Ел башыннан бирле --- тереклекне бер тамчы суга тилмертеп килеп, көзгә чыккач, табигать илләрне күктән иңгән туктаусыз яңгырлары белән интектерергә тотынды. А.Галимов Тилмертеп тору Хәзерге моментта тилмертү; даими, гел тилмертү. Икедән соң гына бушый бүлмә, дип тилмертеп торсалар нишләрбез, дип борчылган идек. Сөембикә |