ТИЛЕРҮ ф. 1) Тилегә әверелү, акылдан шашу, юләрләнү. Фатиха абыстай тилергән иде. А.Хәлим. Мин кайгыдан тилерер хәлдә аны көткәндә, Алия күрше шәһәрдә ниндидер егеттә яшәгән! Идел 2) Җилкенеп, әсәрләнеп, уйламыйча нәрсә дә булса эшләү, җиңел акыллылык күрсәтү. Утыз яшькә җитеп, картаеп беткәчтен гыйшык тотып тилереп йөр ---, имеш. М.Фәйзи. Бер тилереп калыйк яшь чакта. Т.Миңнуллин 3) Котырыну, ярсыну, шашыну. Җил котыра, тилерә, шаша… Н.Гаетбай. Борын хәзрәтнең кысынкы кагыйдәләре эчендә яшәгән шәкертләр, ул китү белән, берәүнең тәгъбиренчә, бәйләүдән ычкынган этләр кебек, дулый, тилерә, башларына килгән һәрбер эшләрне кыйла башладылар. Г.Ибраһимов 4) Тилеләнү, акылсызлык эшләү, исәрләнү. Без тилереп йөргәндә, бер генә кеше тыныч: ул Айнурия иде. «Әти хәзер керә», – диде чыршы бизәү белән мавыккан кызчык. Н.Гыйматдинова Тилерә бару Торган саен тилерүе арту. Хатын да шундый туры килде. «Сез – яхшы кешеләр», – дигән саен тилерә бара: чәй әзерли, аш чыгара, сыйлый башлый. Һ.Такташ. Мин аңардан читләшергә тырышкан саен, аның дәрте котыра, тилерә барды. Т.Галиуллин Тилерә башлау Тилерү билгеләре барлыкка килү. Икенче көнемдә үк үземә тилерә башлаган алты яшьлек бер ир баланы китерделәр. Г.Кутуй. Этне озак бәйдә тотсаң, тилерә башлый. Н.Фәттах Тилерә язу Тилерү дәрәҗәсенә җитү. Шатлыктан тилерә яздык: еладык та, көлдек тә! Ә.Еники. – Карагыз әле! – диде бу хәлдән тилерә язган участковый. – Сез миңа нинди спектакль куясыз, ә? Х.Ибраһим Тилереп алу Беркадәр, аз гына вакыт тилерү. Күрәсең, бер болганмый су да тынмый, дигән шикелле, җан тынычланыр өчен дә башта йөрәкнең бер тилереп алуы кирәктер инде. Г.Әпсәләмов. Эчкәч, биш минутка тилереп алам. Ш.Галиев Тилереп бетү Тәмам, бөтенләй тилерү. Николай Максимович, ак түшәмгә карап ята-ята тилереп беттем, дип әйтә идегез, чын икән. Г.Әпсәләмов. Тилереп беттегез инде барыгыз да. Н.Фәттах Тилереп йөрү Шактый вакыт тилерү; теләсә кайчан, теләсә кайда тилерү. Икенче болай кеше көлдереп, тилереп йөрүеңне ишетәсе булмыйм. Ә.Еники. --- рабфакта укыганда, ул чын-чынлап, шагыйрь булам, дип тилереп йөрде. Н.Фәттах Тилереп калу Нинди дә булса сәбәптән соң тилерү. Кызы югалган хатын да тилереп калган кебек: бер сүз эндәшми, хәтта елый да алмый. Х.Камалов Тилереп китү Кинәттән тилерү. --- нәрсә сөйләшкәнебезне хәтерләмим, тик шул чакта мин, ничектер тилереп китеп, калын гына киенгән кодачаны кочаклап үбәргә тырышып карадым. Ә.Еники. Н. авылы тегеләй дә юк-барга бик тиз ышанучан булганга, хәбәрләр якын-тирә авыллардан үрмәли башлагач, халык бөтенләй тилереп китте. А.Гыйләҗев Тилереп яту сөйл. Шактый вакыт тилерү. Әгәр анда Камилә ул төймәләре белән бөтенләй ычкынып, тилереп ятса? Ф.Бәйрәмова. Безнең аулак өйдә дөньябызны онытып тилереп ятулар әллә ни озакка бармады: әнине, терелтә алмагач, хастаханәдән кире өйгә җибәрделәр. Ш.Алпар |