ТИЛЕРТҮ ф. 1) йөкл. юн. к. тилерү . Акыллы кешеләрне дару биреп тилертәләр. Р.Батулла. Ире Шәгаетов, хатынымны Сәрвия тилертте, дип, судка биргән. М.Хуҗин 2) күч. Ярсыту, җилкендерү яки аптырашка калдыру. Шашкан күңеле тәмам тилертте аны. Һәм Иргали тәвәккәлләде: йөрәкләнеп китеп, бөтен ихтыярын бергә туплады да җиңелчә генә ишек келәсенә кагылды. М.Хәсәнов. Яшьлегең тилертә сине, кияү, яшьлегең! Н.Гыйматдинова 3) күч. Алдау, алдалау. Сезнең дин дип йөртә торган нәмәрсәгез – кара халыкны тилертеп йөртә торган бер агу гына. С.Җәлал Тилертә башлау Тилертергә тотыну. Бу урыс соңгы елларда Зыя белән дә якыннан таныш булганга, аның хәятын белә, зарларын аңлый --- иде. Шуны игътибарга алып, хәзрәтне җиңәрлек яктан тилертә башлады: – Бу ни эш, мулла? Син харап икәнсең! Г.Ибраһимов Тилертә язу Чак кына тилертмәү. Тотыш алыпның суарларны җиңеп кайтуы Корыч-Тимерне чын-чынлап тилертә язды. Н.Фәттах Тилертеп алу Берара, бераз гына тилертү. Йөрәк күзәнәкләренә әллә нинди ярсыткыч, җилкендергеч, шаштыргыч моң салып, сине бераз тилертеп ала ---. С.Поварисов. Нияз кайчан кайта бит әле? Кайткач аны алырмы? Карт кызга әйләнеп куймасмы? Әнә шундый икеләнүләр аны бераз тилертеп алды. Ә.Моталлапов Тилертеп бетерү Бөтенләй тилертү, бик нык тилертү. Бөтен шәһәрнең танылган экстрасенсы, күрәзәчесе, күпме халыкны сөйдерткеч-биздерткеч агулары белән тилертеп бетергән данлыклы керәшен хатыны бер ир-атны үзенә карату өчен көче җитмәгәнлеген сизде. Ф.Бәйрәмова Тилертеп җибәрү Кинәт кенә тилертү. «Бала» сүзе Исламны тилертеп җибәрде. Н.Фәттах. Беренче --- мәртәбә бераз шаяру катыш булса да «сөям» сүзен ишетү егетнең шашкын күңелен бөтенләй тилертеп җибәрде. Ф.Яруллин |