ТИЛЕРТКЕЧ и. 1. 1) бот. Паслёнчалар семьялыгыннан бүрәнкәсыман эре чәчәкле, түгәрәк кара орлыклы, корыга чыдам агулы үсемлек; тилемзәк, тиле ут; русчасы: дурман

2) Тилертә торган нәрсә. Кайдан табасы шул тилерткечне!

2. с. мәгъ. Тилертә торган. Ул шешәдә аның тилерткеч дарулары күп иде бит әле. Ф.Бәйрәмова. Аракысы аракы булса ярар иде әле – адәм тилерткеч нәрсә. Л.Ибраһим-Вәлиди



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә