ТИЛЕМСӘ с. сөйл. 1. 1) к. тиле-миле 1. (1 мәгъ.). Булса да булыр икән үз кадерен үзе белмәгән тилемсә бәндәләр! М.Хәсәнов. Испан язучысы Сервантесның тилемсә герое Дон Кихотка ишарә иде бу, юк артыннан куасың, дигән сүз иде. М.Маликова

2) к. тиле-миле 1. (2 мәгъ.). Ихтыяр, башына берөзлексез килеп торган тилемсә уйлардан котылырга теләп, тиз-тиз генә саубуллашты да урамга чыкты. Р.Вәлиев. Мин, телсез курчак шикелле, ә дияргә дә, җә дияргә дә белмичә, ниндидер тилемсә елмаю белән газиз кешемә төбәлдем. А.Әхмәтгалиева

3) Җилбәзәк, җилкенчәк, ашкынучан. Алты ел – тилемсә яшьлекнең ташкын тойгыларын сүрелдерә төшәргә җитәрлек вакыт иде. Г.Ахунов

2. и. мәгъ. Шундый сыйфатларга ия кеше. – Ә безнең тилемсә, – ди әти, – оралмаган олы күсәк күтәргән, дигәндәй, чабаталы башы белән сугышкан булып маташа. Г.Бәширов. Нишли бу тилемсә, нишли? Кызның гайрәтен үзеннән чигерер дә куяр, шул булыр. М.Хәсәнов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә