ТИЛЕ-МИЛЕ с. 1. 1) Тилегә тартым, килделе-киттеле, акылга җиңел. Киноларда, театрларда күрсәтелә торган тиле-миле, чеп-чи надан һәм дорфа председательләргә чак кына да охшамаган иде ул. М.Хәсәнов. Синең кебек тыйнак, акыллы егеткә чыккан тиле-миле хатын-кыз да рәткә керәчәк. Р.Сәгъди

2) Тирәнтен уйланылмаган, мәгънәсез. Бичәсе аның хәлен аңлый, билгеле, тиле-миле сораулар белән диңкетми, уң ягындагылар белән генә сүз алмашкалый. Ә.Еники. Һади, тиле-миле уйларыннан арына алмаган бер халәттә, имтихан турында түгел, --- кайда да булса эшкә керү турында баш вата башлый. М.Хәсәнов

2. и. мәгъ. Шундый сыйфатларга ия кеше. Ә минем тиле-миле пыр туза: «Чукынып кына бет, хаҗәтемә кирәгең юк!» – ди. Ш.Камал. Кәмит күреп, авызын ачып катып калган тиле-миле кебек, урам чатында тәк басып тора. Т.Галиуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә