ТИЛЕЛЕК и. 1) Үз акылында булмау, тиле булу хәле; акылга зәгыйфьлек, юләрлек 2) күч. Дуамаллык, башсызлык; уйламыйча эш итү очрагы яки гадәте. Элгәреге үземнең әллә нинди дәрт берлә эшләгән эшләремне тилелеккә хисап кыла башладым. Г.Исхакый. Китсен Тотыш, китсен тизрәк! Эшкә җигелсә, тилелеген онытыр, кеше булыр. Н.Фәттах. Синең исемең йөз кабат язылган кәгазь белән бергә бөтен тилелекләрне, соңгы талпынышларны учка кысып, кәрзингә аттым. Ә.Баян 3) күч. Ашкыну, кайнарлык һ.б.ш. аркасында булган урынсыз кыланыш. Элеккеге ачы тойгыларга, үпкә-әрнүләргә яшьлек тилелеге, яшьлек кайнарлыгы өстәлде. Н.Фәттах. И сабыйлык хыяллары, балачак тилелекләре! Э.Халидов |