ТИЛЕЛӘНҮ ф. Тилелек күрсәтү, акылсыз рәвештә җилкенү. Ул кичне Сәгыйть гел аның янында гына булды, гел аның белән генә диярлек биеде, көлде, тилеләнде, каяндыр мәзәк, көлке сүзләр эзләп тапты. Н.Фәттах. – Нишләп юләрләнеп йөрисең? – дип дәште Фира. – Рашатның тавышы шул яктан килә, – диде Гайшә апа. – Нинди тавыш, тилеләнмә, зинһар! Х.Камалов

Тилеләнә бару Торган саен көчлерәк тилеләнү. Хамисә аның саен урамны яңгыратып көлде, үчекләде, ә Нәҗип аның саен тилеләнгәннән тилеләнә барды. Ә.Дусайлы

Тилеләнә башлау Тилеләнергә тотыну

Тилеләнеп алу Кинәт кенә, берара тилеләнү. Кышкы ачлыктан соң кинәт кенә яшел чирәмгә баскан сыер халкы шулай бер-ике атна тилеләнеп ала. Г.Гыйльманов

Тилеләнеп йөрү Шактый вакыт тилеләнү; теләсә кайчан, теләсә кайда тилеләнү. Ләкин иртәгәгә кадәр бик озак көтәсе бар иде. Ул сүрелә төште. Чыннан да, алай тилеләнеп йөрергә аның ни хакы бар соң? Н.Фәттах. Нәрсәгә сиңа җылысы беткән, чишелмәгән проблемалар белән тилеләнеп йөргән карт профессор! Н.Кәримова

Тилеләнеп кую Кинәт тилеләнү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә