ТИЛЕБӘРӘН и. бот. Паслёнчалар семьялыгыннан туры сабаклы, киң яфраклы, сары шәмәхә чәчәкле, вак кара яки сары орлыклы икееллык агулы үлән үсемлек; русчасы: белена. Аксыргак тамырын, орлыклары коелмаган тилебәрән сабакларын, тагын исемнәрен үзе генә белгән кайры, үлән, тамырларны аралап алды. Л.Зөлкарнәй. Тилебәрән орлыгының агу икәнен үләнче кыз белмәде микәнни?! Н.Гыйматдинова ◊ Тилебәрән орлыгы ашаган Юләр, тиле-миле, ахмак, аңгыра. Аһ, юләр мин, тиле, аңгыра баш, тилебәрән орлыгы ашаган нәмәстә, аңгы-миңге, туксан тугыз, акы-чокы, Рабига сүзе белән шул никахка риза булдым бит. Р.Батулла. Яшәүдән туйдыңмыни? Тилебәрән орлыгы ашаган аңгыра нәмәстә! Р.Мулланурова |