ТИЛЕ с. 1. 1) Зиһене һәм фикерләү сәләте зәгыйфь булган; дивана, акылсыз. Үзең юләр булсаң да, сүзләрең шактый акыллы күренә. Юк, бер дә тиле кешегә охшамагансың син, тиле булып кыланасың гына! Р.Вәлиев. Әйтерсең лә тарихта XX съезд булмаган, Никита Хрущёв, имеш, шыр тиле, дивана, сантый булган... А.Тимергалин

2) Җилкенчәк, җилбәзәк, ашкынучан, ярсу. Тиленең тиңе булмас. Мәкаль. Җитез җилдәй аны алга әйдәүче көч – йөрәктән ургылган тиле яшьлек ярсуы, яңа борнаган мәхәббәтнең алгысынулы ашкынуы иде. А.Вергазов

3) Уйламыйча гына эш итүчән. Уйлаган илле кеше, ярып салган (әйтеп биргән) тиле кеше. Мәкаль

4) Артык мавыгудан, җилкенүдән туган. Илһам дустының эчке халәтен бик яхшы аңлый, аның күзләреннән элекке тиле дәрт белән янучы утны күпме генә эзләсә дә, таба алмый. Ф.Садриев. Нәүфәлен яратуы, аны үстергән бу якларга соклануы, шушы җирнең үз кешесе булырга омтылуы тәртәгә тибәргә котырткан тиле теләктән мең мәртәбә көчлерәк иде. Сөембикә

5) Ахмакларча, акылсызларча эшләнгән, әйтелгән, уйланган. – Сәрвия оныгы Галиярның тиле сүзләреннән минем дә башка инеш кебек сай уйлар керә башлады, каһәресе, – дип сукранды ул. М.Хуҗин. Мәктәптә укыганда, хәтта студент елларында, әгәренки Хәбибулла абзыебыз --- баеп китеп, үләр алдыннан, туплаган малын кая куярга белмичә, варисларын эзли башласа, кызык булыр иде, кебек тиле фикерләр күңелгә килмәде түгел. Т.Галиуллин

6) Акылга зәгыйфь кешенекедәй. Шулай ярым саташып, тиле хәлсез күзләрен төрле якка йөрткәндә, сәкедә ике әйбер күренде... Г.Ибраһимов. Ул бит --- ир хатыны... Аны мин тиргәргә, оялтырга тиештер. Тик көчем җитми ---. Алай гына да түгел, шушы тиле караштан исерткеч шатлык, юаныч алам ---. Ә.Баян

2. и. мәгъ. 1) Юләр, тинтәк, ахмак, акылга зәгыйфь кеше. Тиле, тиле дигән саен, тигәнәк буе сикерер. Мәкаль. Тиле тилене табар. Мәкаль. Соң, тиленең тиле икәне маңгаена язылган инде. А.Гадел

2) Ачусыз шелтә яки йомшак кына сүгенү сүзе. Бу юлы Гөлшәһидәнең «тиле» дигәннәре иң-иң зур ярату сүзе булып яңгырый иде. Г.Әпсәләмов. Тиле, хәзерге заманда саклык кассасына акча салалармыни! З.Мәхмүди

3) Берәр нәрсә белән бик мавыгып киткән кеше; берәр эш-шөгыльнең фанатигы. Бер иптәше Зыяны «музыка тилесе» дип атый. Г.Ибраһимов

Тиле кәккүк (күке) 1) Гадәттәге күкелдәү чорыннан элек яки шуннан соң күп вакыт үткәч күкелдәгән кәккүк; 2) Нишләгәнен үзе дә белми аптырап, йөдәп, миңгерәп, аңгыраеп йөри торган кеше. Бөтен уй-хәсрәтләрем үз эчемдә, уртаклашыр кешем юк, булса да, бу кадәр тирән серләремне әйтә алмас идем, тик шунда тиле кәккүк кебек ялгызым миңрәүләнеп йөрим дә йөрим. Ә.Еники. Һәй, нәрсә әле без, тиле күкеләр сыман, чит кеше ишегалдында кычкырышабыз? А.Гыйләҗев. Тиленең акчасы торна булып кычкыра Акчасын тота белмәүче, юкка-барга әрәм-шәрәм итүче кеше турында. Тиле пуля Сугыш кырында төзәмичә яки ялгыш атып, очраклы рәвештә кемгәдер килеп тигән пуля. Әйтик, минага барып басу, тиле пуляга эләгү, юк-бар нәрсә эчеп агулануәзмени шундый ахмак үлемнәр. М.Әмир. Тиле торна Гәүдәсе, кыланышлары яки өс-башы җыйнаксыз кеше. Ә мин, тиле торна, өр-яңа косынкамны өстерәп барам. Совет әдәбияты. Тиле ядрә к. тиле пуля. Тиле ядрә, кайда кунарга дип, кулыңны-билеңне сайлап кунмый. А.Хәлим



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә