ТИЛГӘН и. зоол. Карчыга кошлар семьялыгыннан эре гәүдәле, кәкре томшыклы, үткен тырнаклы, соры төстәге ерткыч кош; кагау; русчасы: коршун. Майның соңгы көннәре – җирнең иркен сулап бер киерелгән, тыныч күктә тилгәннәр тирбәлгән, тал песиләрендә умарта кортлары гөжләгән беренче тыныч язның иртәсе иде. М.Мәһдиев. Тилгәннәр дә тавык чебешләрен, каз бәпкәләрен чыркылдатып алып китәләр бит. А.Хәлим



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә