ТИКШЕРҮ II и. 1) юр. Җинаятьнең барышын, сәбәпләрен, нәтиҗәләрен һәм гаеплеләрне ачыклау эше; тәфтиш

2) к. тикшеренү II. --- тамырга бик нык берегеп, аның белән тәмам бербөтен булып укмашкан, хәзерге тел аңында кушымча икәнлекләре сизелмәслек булган, бары тик чагыштырмалы-тарихи тикшерүләр юлы белән генә аерыла алган бик борынгы, җансыз кушымчалар бар. Г.Алпаров. Чынлап та, бер төркем тикшерүләрдән күренгәнчә, көньяк-көнчыгыш башкортлары белән чагыштырганда, төньяк-көнбатышта яшәүчеләрнең социаль-икътисади үсеш темплары югарырак булган. Д.Исхаков



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә