ТИКШЕРҮ I ф. 1) Махсус сорашу, сынап карау, эзләнү, күзәтүләр аша кирәкле мәгълүмат алырга тырышу; тәфтиш итү. Өстә, түшәмгә терәлеп, тар озынча тәрәзә кебек ачыклык сузылган, һәр әсирнең беренче төп уе ничек тә качу җаен карау булганлыктан, шунда ук бер-берсе өстенә тырнашып менә-менә, теге ачыклыкны тикшерделәр. Х.Камалов. Ә сез аңа шул ук җинаятьләрне тикшерергә, ачарга кушасыз. Т.Әйди. Көндәлегең белән танышып чыккач, улым, күңелемдә шикләр уянды: синең үлемең очраклы гына булмагандыр, күрәсең. Мин моны тикшерәчәкмен әле. Ф.Яруллин // Билгеле бер урында нәрсәләр барын җентекләп карап, ачыклау, аныклау. Туктап ял иткән вакытта, алар әйләнә-тирәгә күз салалар, тикшерәләр һәм, бу урын яшәү өчен әйбәт җир булырга охшый, дигән нәтиҗәгә киләләр. Ф.Гарипова. Файдалы казылмаларны тикшерү өчен кирәкле «Зонд белән нокталы электромагнит тикшерү методы базасында углеводородларны геологик тикшерү аппаратурасы» дигән проект турында ул тулырак сөйләде. Шәһри Казан

2) Берәр объектның, эшнең торышын ачыклау өчен, махсус рәсми тикшеренү үткәрү. Без җиденче трестның финанс-икътисади хәлен җентекләп тикшерәбез. Т.Галиуллин. Узган ел республикадагы барлык автомәктәпләрне 856 мәртәбә тикшердек. Р.Мөхәммәдова // Нәрсәнең дә булса дөреслеген, кагыйдәгә туры килгәнлеген, законлылыгын һ.б. ачыклау. Ак «Жигули»ны туктатканнар да йөртүченең кәгазьләрен тикшерәләр. Т.Галиуллин. Алар һәр кешенең билетын һәм документларын җентекләп тикшерәләр иде. Ф.Бәйрәмова

3) Кемне яки нәрсәне дә булса барлау, барлыгын-юклыгын ачыклау. Иртәгә безне кем тикшереп йөри? Чортым да тикшерми. Ф.Хөсни. Рамазанның әйберләрен барлап-тикшереп йөрүче дә юк. Л.Гыймадиева

4) Фәнни ысуллар белән өйрәнү, анализлау; тикшеренү. Бер көнне безгә бер кызны китерделәр һәм сәламәтлеген тикшерергә куштылар. Тикшердек. Ул таза-сау --- иде. М.Маликова. Казанышларыбыз олы, һәр көн космосны тикшерүдә, дәвалау өлкәсендә, авыл хуҗалыгында, промышленностьта, --- җәмгыятьнең алга китүе өчен яңа эзләнүләр алып баруда уңыш арты уңыш китерә. Казан утлары

5) Берәр нәрсәнең дөреслеген, төзеклеген, яхшы, уңай яки җитешсез, кире яклары барлыгын ачыклап карап чыгу. Иншаны ике укытучы тикшерәчәк икән. Бу – тыныш билгеләре һәм орфографик хаталарны җентекләп тикшерү максатында эшләнә. А.Закирова

6) Нәрсәне дә булса дикъкать белән карау, күзәтү, аның аерым якларына игътибарны юнәлтү. Мин кияүгә чыкканда, булачак иремнең анасын да, атасын да, туганнарын да тикшереп тормадым, Атластан башкалар мине борчымый иде. Р.Габделхакова. Ул вакытта --- премьераны карарга ярты Казан килә торган иде: ким дигәндә биш-алты язучы, бөтен тәнкыйтьчеләр, мәдәният институтыннан, Фәннәр академиясеннән белгечләр. Анда һәрбер сүзеңне, һәрбер хәрәкәтеңне тикшерәләр, энә күзеннән үткәрәләр иде. Р.Сабыр

7) Махсус оешма, комиссия кебекләрнең утырышында, җыелышында карау, фикер алышу. Беренчедән, комиссиягә килеп кергән закон проектларының барысын да регламент кушканча өйрәндек, комиссияләрдә тикшердек, сессияләргә тәкъдим иттек, кабул иттек. Р.Миңнуллин. «Без бу эшне болай гына калдыра алмыйбыз! – дип зәһәр чәчте класс җитәкчесе. – Фәлинә, иртәгә үк --- без аны педсоветта тикшерәчәкбез». Г.Рәхим

8) сөйл. Гаепләп сөйләү, яманлау. Кызык кына бу кешеләр, Хәнифә апа, үзләренекен күрмиләр, кеше бот арасын тикшерәләр. Х.Туфан. Кем булдыгыз атагызны тикшерергә? Ыштан киеп өлгерделәр дә аталарын тикшерәләр. Т.Миңнуллин

9) сөйл. Берәр кешенең артыннан күзәтү, күз-колак булу, шымчылык белән шөгыльләнү. Инде күптәннән пенсия яшендә булып та, кирәксә-кирәкмәсә дә бөтен җиргә тыгылып, кырларның сыйфатын тикшерәсе урынга, күбрәк кеше тикшереп йөргән Фәйзи, Бибинур җенен үз күзе белән барып күрергә --- ният итте. Х.Ибраһим

Тикшерә бару Рәттән, һәрберсен тикшерү. Каюмда кисәк кенә шундый фикер туды: кайткач, Ләләгә дә индивидуаль эш бирергә. Һәм көндәлек үтәлешен тикшерә барырга. М.Мәһдиев

Тикшерә башлау Тикшерергә тотыну. --- Мансур урындыкка утырды, авыруның кулын тотып, тамыр тибешен тикшерә башлады. Г.Әпсәләмов. Ул акрын гына исемлек тикшерә башлады. М.Мәһдиев

Тикшерә бирү Бернәрсәгә игътибар итмичә, тикшерүне дәвам итү. Ләкин үзсүзле Галимҗан һич тә аптырап калмый, кашларын җыера да: «Тикшерә бирсеннәр», – дип, «патша»лардан калмыйча, стадионга бара. Җ.Мостафин

Тикшерә тору Тикшерүне дәвам итү. Тикшерә торгач, кайбер исемнәр грекныкы да, латинныкы да түгел, бәлки төркиләрнеке булып чыга. Н.Фәттах. Көртлек атканда да, урманга утынга барса да, үзе гел тирә-якны күзләде; кемгәдер сиздермәскә тырышып, бүре эзләрен тикшерә торды. Р.Батулла

Тикшерә төшү Тагы да ныграк тикшерү

Тикшереп алу Тиз һәм җиңелчә генә тикшерү. Ерак сәяхәткә җыенгандай, ул үзенең ашык-пошык кына киелгән өс-башын тикшереп алды. А.Хәлим. Урал, як-ягына каранып, тирә-юньдә шымчылар күренмәвен тикшереп алды да сүзен дәвам иттерде ---. Т.Галиуллин

Тикшереп бару Даими, системалы тикшерү. Бигрәк тә соңгы елларда агрономиянең бөтен яңалыкларын укып, тикшереп бардым. Ш.Хөсәенов. Комбатның сүзе Божедомовның бер колагыннан кереп, икенчесеннән чыккандырмы, әллә комбат үзе биргән фәрманның үтәлешен тикшереп бармагангамы, ичмаса, берәрсе чаңгы турында сүз кузгатсачы. С.Шәрипов

Тикшереп бетерү Барысын да ахыргача тикшерү. Үз колакларына үзе ышанмый иде ул: Диләрамны тиешенчә тикшереп бетермичә операциягә салуда Дәүләтшин аны – Ильясованы гаепли түгелме? Г.Әпсәләмов. Көн тәртибендә торган беренче, икенче мәсьәләләрне тикшереп бетергәч тә, Гасыйм аудиториягә бераз тынычсыз, җитди күз карашы ташлап алды ---. Н.Фәттах

Тикшереп җиткерү Ахыргача, тиешле дәрәҗәдә тикшерү. Бу эшне тикшереп җиткерергә кирәк

Тикшереп йөрү Һәр җирне тикшерү; шактый вакыттан бирле тикшерү. Типкә би, үзенең бер-ике кешесен ияртеп, иртәдән башлап кичкә кадәр ат өстендә килеш, әледән-әле барысын күзәтеп, тикшереп йөрде. Н.Фәттах. Аның Вафага акча биреп куюы турында, шадраның төрмәгә эләгүен беркемгә, хатынына да сөйләгәне юк лабаса! Димәк, Наилә аның тормышын, һәр адымын капшап, тикшереп йөри дигән сүз! А.Гыйләҗев

Тикшереп карау Сынау максаты белән тикшерү. Тиз генә тирә-юньгә күз сала, куак араларын караштыра, башы әйләнеп китеп суга егылмады микән дип, көянтәсе белән басма тирәсен тикшереп карагандай итә. Г.Галиева. Каяле, кесәләреңне тикшереп карыйк, коралың юкмы икән? В.Нуруллин

Тикшереп тору Һәрвакыт тикшерү, әледән-әле тикшерү; хәзерге моментта тикшерү. – Сабагын белеп кайтканмы? – дип, һәр көн җентекләп тикшереп торадыр иде. Г.Камал. Шулай ук чәчелгән түтәлләргә җыелып барып, һаман тикшереп торырга, тикшергән нәрсәләрне тагын да язып барырга кирәк. Һ.Такташ

Тикшереп чыгу Башыннан ахырына кадәр тикшерү. Шулай да куелган тәртипне бозмас өчен, исемлек буенча, «Әпсәләмов, Әминова, Биктимеров» дип, балаларны тикшереп чыкты ---. Г.Кутуй. Беренче тапкыр имезергә китерү белән, ул аларны чишендереп ташлады һәм бөтен җирләрен тикшереп чыкты. Ф.Бәйрәмова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә