ТИКШЕРТҮ ф. йөкл. юн. к. тикшерү . Син сөйләгәннәрне полковник Галимов тикшертте, бар да дөрес. З.Зәйнуллин. Хәрби трибунал архивы аша тикшерттек. А.Хәсәнов Тикшертә башлау Тикшертергә тотыну. Яхшылап торып тикшертә башласак, бик тиз табачакбыз без ул сарыкларның кая киткәнен! В.Нуруллин. Озак кына хаты килми торды. Яраланган булган икән. Ничек ул алай, дип военкоматтан тикшертә башлагач кына, серне әйттеләр. Ф.Садриев Тикшертеп алу Тиз генә тикшертү; бер тапкыр тикшертү. Чир-мазарлары юк, шикләнмәгез. Без аларны бүген генә әле тикшертеп алдык. Чиста кызлар. Р.Сәгъди. Алай да март аенда йөрәгегезне тикшертеп алу зыян итмәс ---. Шәһри Казан Тикшертеп йөрү Озак вакыт дәвамында тикшертү. Пенсияне яңадан чутлатып, тикшертеп йөри торгач, пенсиям 2300 сумга артты. Татарстан яшьләре Тикшертеп карау Сынау максаты белән тикшертү. Көктугайга кайткач та, ул икенче бригаданың җир сөрү турындагы барлык мәгълүматларын яңадан тикшертеп карамакчы булды. Н.Фәттах. Ул вакытта Чиләбе больницасында да тикшертеп караган идем авыл халкының авыру тарихын, дөресен әйтмәделәр, анализларын бирмәделәр. Ф.Бәйрәмова Тикшертеп тору Һәрвакыт, әледән-әле тикшертү. Хатын-кыз өчен тешләрне тикшертеп тору бигрәк тә әһәмиятле. М.Мәһдиев. Әледән-әле врачка күренеп, сәламәтлекне тикшертеп тору беркемгә дә зыян итми. М.Маликова Тикшертеп чыгу Рәттән барысын да тикшертү. Башкортстанның барлык район загсларына хатлар язып, сугыш алды елларында булган барлык катнаш никахларны тикшертеп чыктым. Р.Мостафин |