ТИКШЕРЕНҮЧЕ и. Фәнни тикшеренү белән шөгыльләнүче белгеч. Кайбер тикшеренүчеләр, андагы баш сөякләренең берничәсе славянныкы түгел, дип кистереп әйтсәләр дә, ул бәхетсез башларны татар башы дип игълан итәргә берәү дә базмый. А.Тимергалин. Без Европадан Байкалга чаклы, Мәскәү юнәлешендә Ока елгасына кадәр төрки атамалар очратабыз. Бу хакта тикшеренүче Э.М. Морзаевның «Төрки географик исемнәр» дип аталган китабы бар. З.Мурсиев |