ТИКШЕРЕНҮ II и. 1) Камилрәк алымнар табарга, яңарак, уңышлырак ачышлар ясарга омтылып, озак вакытлар берәр нәрсә өстендә алып барылган эш; берәр фән өлкәсендә тикшерү эше, эзләнүләр. 1961 елдан бирле эзләнүләрем, нәкъ менә шушы остазымның фатихасы белән башланып киткән тикшеренүләрем Ракета гаскәрләрендә өр-яңа бер юнәлеш булып, хәрби өлкәдә дә үзенчәлекле әһәмияткә ия иде. З.Зәйнуллин. Француз психологы Мишель Гоклен астрологик прогнозларның ялган булуын исбат итәргә ниятли, ләкин аның тикшеренүләре һич тә көтелмәгән нәтиҗәгә китерәләр. А.Тимергалин 2) Алып барылган эшнең нәтиҗәсен ачыклаган, чагылдырылган фәнни хезмәт. Миңнуллин иҗатына багышлап әллә ничаклы әтрафлы хезмәтләр, хәтта киң колачлы монографик тикшеренүләр язылган. М.Вәлиев. Тукаебызның 100 еллыгы уңае белән байтак тикшеренүләр, фәнни хезмәтләр басылды ---. Л.Гарипова |