ТИКШЕРЕНҮ I ф. 1) Кызыксынып күзәтү, сорашу; тотып карау. Сарычәч --- кибеттәге бөтен нәрсәне тотып карый, тикшеренә. Ыштансыз ревизор. Ф.Яруллин. Гүя Марфа карчык --- әллә нигә дип почмакларны карый, нәрсәдер эзли-эзләнә, тикшеренә ---. Ф.Яхин

2) Фәнни алымнар, тәҗрибәләр ярдәмендә кызыксындырган чынбарлык һәм иҗат күренешләренең асылын, төзелешен, сәбәпле бәйләнешләрен ачыклау. Бер колхозда сөтнең куелыгы югары икән. Галимнәр тикшеренә, нәрсәдә хикмәт: нәселдәме? Төбәкнең үзенчәлегендәме? Ш.Галиев. Җиде ел элек мине Германиягә Макс Планк фәнни тикшеренү институтына эшкә чакырдылар ---. Р.Зарипов

3) Берәр нәрсә турында бик вакчылланып, бәйләнеп төпченү, әйтелгәнгә ышанмыйча, башка чаралар белән җентекләп күзәтү. Солдатлар --- чекрәеп, тикшеренеп карап торган башлыкларның зәһәрле күз карашлары астында --- сафка тезелеп, алга юнәлделәр. М.Гафури. Һии, Нәҗимов, Нәҗимов, юкка мәшәкатьләнеп йөрмә! Мин – Радик абыегыз хатыны. Кем минем өстән тикшеренеп йөрергә батырчылык итсен? В.Нуруллин

4) сөйл. к. тикшерелү (2 мәгъ.). Бернинди баш авыртуга да түзеп йөрергә ярамый, һичшиксез табибта тикшеренеп, сәбәбен ачыкларга һәм кичекмәстән дәвалана башларга кирәк. Мәдәни җомга

Тикшеренә башлау Тикшеренергә тотыну. Җиткерүче булган, ахрысы, бер кибеткә халык контроле килеп, тикшеренә башлый ---. Ш.Галиев. Берәр егетнең үзенә күңеле төшкәнен сизде исә, бу миңа гомерлек яр була алырмы, мәхәббәте чынмы моның, юкмы дип, тикшеренә башлый ---. М.Маликова

Тикшеренә тору Шактый вакыт тикшеренү. Егет үзе турында берни әйтмәсә дә, сораша-тикшеренә торгач, барыбер үзенә кирәген белде Рәйханә. Р.Габделхакова. Кәгазьнең аскы кырында дүртпочмаклы борынгы пичәт тә бар. Тикшеренә торгач, «Ибраима царя жалованная грамота» дигән сүзләр табыла. М.Госманов

Тикшеренеп карау Сынау максаты белән тикшеренү. Әллә соң тикшеренеп караргамы, бәлки, чынлап та, инвалид группасы бирерләр ---. Р.Габделхакова. Сәламәтлек үзәгендә тикшеренеп карарга теләге булган кешедән нибары паспорт, мәҗбүри медицина иминияте полисы гына сорала. Татарстан яшьләре

Тикшеренеп йөрү Тикшеренү хәлендә булу. Безнең нәселебездә юк ул кысырлык! Әгәр тикшеренеп йөрсәм, бөтен авыл миннән кычкырып көләчәк. Г.Галиева

Тикшеренеп тору Даими, әледән-әле тикшеренү. Йөкле хатыннарыгыздан авыр эш эшләтмәгез, фельдшерларга гына булса да күренеп, тикшеренеп торсыннар дип, әз тукыйбызмыни без сезгә?! М.Маликова. Европа илләрендә бала, туганнан башлап, бер табибта эзлекле тикшеренеп тора. Л.Зәйнуллина



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә