ТИКТОРМАС с. 1) Тынгысыз, хәрәкәтчән; сабырсыз. --- җитез аяклы тиктормас кәҗәләр, яшьрәк агачларның йомшак кайрыларын кимерә-кимерә, көтүнең алгы сафында баралар ---. М.Галәү. Ындыр арты урамында тагын бер Әхәт абый бар иде. Анысын Борча Әхәт дип йөрттеләр. Кечкенәдән үк ут борчасы кебек тиктормас, елгыр, җитез, үткен, хәрәкәтчән булганга, шундый кушамат такканнар. Р.Кәрами 2) Ял белми торган; уңган, эшчән. Әби баядан бирле картының эшне онытуына кыйналып йөри икән ләбаса. Аһ, бу дөнья куучы җитмешне тутырган тиктормас карчыклар! Т.Әйди |