ТИ’КТОМАЛГА рәв. 1) Тик торганнан. Башының артынарак киелгән кәләпүше егетнең мөселман икәнен күрсәтеп торганга күрә, Хәят анасының бу портретны күрсәтүе тиктомалга түгел икәнен сизенде ---. Ф.Әмирхан. Болай тиктомалга әрле-бирле йөренеп булмый бит инде, шикләнүләре бар. М.Хәсәнов 2) Һич көтмәгәндә, һич сәбәпсез; дуамалланып. Тиктомалга бәйләнә, кемгә генә дәшсә дә, авызында эт җиймәс әшәке сүз иде бу конарсызның. Р.Кәрами |