ТИККӘ рәв. 1) Юкка, бушка; кирәкмәгәнгә, әрәмгә. Кеше үз гомерендә бер генә агач утыртып үстерсә дә, тиккә яшәмәгән, диләр. Ф.Яруллин. Әнә бит тирә-якта күпме агач тиккә аунап ята. С.Шәрипов 2) Бер сәбәпсез, нигезсез; максатсыз. Тиле тиккә кызар. Мәкаль. Адәм баласы тиккә генә сәфәр чыкмый. А.Гыйләҗев. – Белмәгәнең юк, тиккә бригадир итеп куймаганнар икән үзеңне, – дип, шапылдатып, Ихтыярның җилкәсенә сугып куйды председатель. Р.Вәлиев |