ТИКЕЛДӘ’Ү ф. Текелдәү. Ә сәгать дигәнең бертуктаусыз үзенең тикелдәвен белә. Г.Бәширов. Пыяласына капланып яткач кына йөри ала торган будильникның өстәлдәге буш калай кружкага чиртеп тикелдәвен ишек дөбердәве күмде ---. К.Кәримов Тикелдәп алу Бераз, күпмедер вакыт тикелдәү Тикелдәп кую Кинәт тикелдәү; бер тапкыр тикелдәү. Өстәлдә сәгать тикелдәп куйды Тикелдәп тору Әле, хәзер текелдәү; даими яки әледән-әле текелдәү Тикелди башлау Тикелдәргә тотыну. Диләрәнең кулындагы сәгате тикелди башлады |