ТИК V и. малаял. бот. Иренчәчәклеләр семьялыгыннан Көньяк һәм Көньяк-көнчыгыш Азиянең муссонлы урманнарында үсә торган, табигый төсе сары, һавада үзлегеннән көрәнәя барган кыйммәтле каты үзагачлы агач. Корыч ныклыгындагы өлгеләрен ул төрле кыйтгалардан юнәткән. Әйтик, Бирмадан – тик агачы, Сикоку утравыннан – япон нараты, --- Панаманы үткәндә – тис. М.Галиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә