ТИК II терк. 1. 1) Җөмләдәге тиңдәш кисәкләрне бер-беренә каршы куя; ләкин, әмма. Татар халкы борын-борыннан «Кешеләрдән кешеләр һич ким түгел, тик бәхеткәйләре тиң түгел» дип белми җырламагандыр. Т.Галиуллин. Әмма чеби, колагына да элмичә, һаман менәргә маташа икән, тик максатына гына ирешә алмый. Ф.Яхин 2) Мөстәкыйль җөмләнең башында килә һәм алдагы җөмләгә каршы куя. Әркәшә, Зарифуллин, Гыйззәтуллин, моны күреп, тораташ булып каттылар. Тик Әлтафи гына дөрләгән күңелләргә салкын су сипте: – Артистлар астан кулларын тыгып уйнаталар аларны, – диде ул, бер дә исе китмичә генә. М.Мәһдиев. Офыкта болытлар тартылган, тик бер бәйләм нур һаман җанны җылытып, күренеп тора иде. А.Гыйләҗев 3) Беренче җөмләдәге фикерне чикләү мәгънәсен белдерә; шулай да, шуңа карамастан. – Рәхмәт, Шәмгыя, килгәнсең, укыйсың, тик менә фәлән җирендә ялгыштың, менә болай дөрес була, – дип, «Ясин» сүрәсен үзе дәвам итте. А.Хәйртдинова. Бераз гына соңлап килгәнсең, билгеле, тик ни эшләмәк кирәк, шулай язган булгач. Р.Гаязетдин 4) Җөмлә башында алмашлык, теркәгеч яки мөнәсәбәтле сүзләр белән килеп, иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләү өчен кулланыла. Тик ничаклы гына күрергә тырышса да, тышта көлсыман аксыллыктан башка нәрсә шәйләмәде. Ш.Бикчурин. Тик никадәр тәмле дисәң дә, миләш – миләш инде, артык күп ашый алмыйсың. Г.Бәйрәмова 2. кис. мәгъ. Бары, фәкать, гына. И минем яктыртучым! Тик син миңа һәр җирдә шәм. Г.Тукай. Болай яшәү рәвеше начар булмаска тиеш аның. Башында бүрек, өстендә якалы пальто. Тик шул зәп-зәңгәр күзләрендә генә тетрәндергеч сагыш, моң сизелә. Әнисез булганга инде. А.Хәсәнов |