ТИК I рәв. 1) Хәрәкәтсез, тыныч. Фәридә күзләрен читкә борды, нәрсәсендер рәтләмәкче булды, ниндидер хәрәкәт ясамакчы булды, ләкин берни эшли алмады: каршысына бүре килеп чыккан бәрән сыман, куркып-калтыранып тик утырды. Н.Фәттах. Бәләкәй булгач, аны уенга катнаштырмаганнар, тик торып туңып беткән, бичарам. Л.Ихсанова 2) Бер көе, һаман бер рәвештә. Исле сабын белән бик матурлап битен юып, чаршау артында чәчен тарап үрә дә, мәрҗәннәрен асып, көмеш балдакларын киеп, чулпыларын чылтыратып, тик йөри бөтен өйне балкытып. Г.Бәширов. Элек бала уенчык ала иде дә бер почмакта мыштым гына тик уйнап утыра иде. Ш.Галиев 3) Болай гына, эшсез, эшләмичә, буш; максатсыз. Тордым да, гадәтем буенча, һичбер эшсез, тик йөрер өчен, иренеп кенә урман араларына чыгып киттем. Гали Рәхим. – Безнең председатель дә тик йөргәнне яратмый! – диде Бибинур. А.Гыйләҗев 4) сөйл. «Ник» соравына каршы әйтелә торган кире мәгънәле сүз. – Ник болай иттең? – Тик ◊ Тиктән тик Бер дә сәбәпсез, максатсыз, эш юктан гына. Читтән бер өстәлдә писарьлар, стена буенда тиктән тик карап торган чабаталы түрәләр бар иде. М.Фәйзи. Тик торганда 1) Сәбәпсез. Нигә тик торганда тавыш чыгарасыз? М.Мәһдиев. Тик торганда танадай тәкәне егып суюы әллә ничек бит. С.Сабиров; 2) Көтмәгәндә, искәрмәстән. Базар көнне ничек кенә булса да Миңлебикәне очратырга кирәк иде. Ләкин ничек, тик торганда, бер кызга: «Әйдә, минем хатын буласыңмы?» – дип әйтәсең. М.Мәһдиев. Шулчак, тик торганда гына, дәрья дулкынлана, кайный башлады. Р.Батулла. Тик торганнан к. тик торганда. Чыннан да, ничек инде тик торганнан үз акчаңны башкаларга чыгарып бирәсең ди. Р.Миңнуллин. Шулай дидем дә тик торганнан өстәп куйдым: – Абдрахман олатаем да сугышта башын салган, уф, өч олатаем булып та, ичмасам, берсен дә күрмәдем! Г.Якупова. Тик тормау Кирәкмәгәнгә, урынсызга активлык күрсәтү; сабырсызлану. «Ватан» пионерлары --- телләре тик тормау аркасында, эшне харап итеп ташладылар. Г.Гобәй. Тик торыштан к. тик торганда. Насрый тәмәке тартып утыра иде. – Кызганыч, мескеннәр... Тик торыштан тормышлары бозылырга мөмкин... – диде. Ш.Камал. Тик тоту 1) Нәрсәне булса да игътибарсыз яки хәрәкәтсез калдыру. Менә шул үрдәк, телен тик тотмау аркасында, үзен дә һәлак итә язган, хуҗасын да бәлагә төшергән. А.Алиш. Хатын-кыз күргәч, кулларыңны тик тоталмаганыңны барыбыз да беләбез, мулла абзый. Д.Салихов; 2) Эштән читтә тоту, эшләтмәү. Монда тик тотмыйлар, төрле эшкә җигәләр икән. С.Сабиров. Тик ятмау Чара күрү. Дөрес, Вилдан Гыйльманович, безне товар ягыннан алай кысмыйлар, ләкин без үзебез дә тик ятмыйбыз: эзлибез, табабыз, кыскасы, завод халкын ничек тә яхшырак тәэмин итәргә тырышабыз. Ә.Еники. Тик яту Озак вакыт эшләми яшәү. Чөгендерчеләрнең бер отышлы ягы бар: кыш буена өйдә тик яталар. Г.Якупова |