ТИ’З-ТИЗ рәв. 1) Бер-бер артлы күп хәрәкәтләр ясап башкарыла торган эш-хәрәкәт яки шөгыль-процесс турында: бик тиз, бик җәһәт; кызу ритм белән, кызу темпта. --- ул урман юлыннан тиз-тиз монда таба атлап килүче Сабитны күрде. А.Гыйләҗев. Авызына су керсә, эт тиз-тиз йөзә башлый ---. В.Имамов

2) Ашыгыч рәвештә; ашыгып, кабаланып. Карт шундый итеп акырды ки, гомерендә бу хәтлене ишетмәгән карчыгы аякларына тиз-тиз генә киезкаталарын эләктерде дә, ах-ух килеп, карт артыннан йөгерергә кереште. Ә.Баян. --- иртән авылларыннан шалтыратып, Җәүһәрнең әтисе авырганлыгын хәбәр иттеләр. Җәүһәр, ут капкандай, тиз-тиз җыенып чыгып китте. Ф.Яруллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә