ТИЗЛЕК и. 1) Хәрәкәт итү, үсү, озаю, күбәю, таралу һ.б.ш. күренешләрнең вакытка нисбәтән бару, башкарылу дәрәҗәсе. Шул чакта болытлар арасыннан, карчыгалар кебек, күз иярмәс тизлек белән атылып, безнең кызыл йолдызлы штурмовиклар килеп чыкты. Г.Әпсәләмов. Гитлер гаскәрләре анда безнең берничә армияне камап алалар һәм зур тизлек белән юк итәргә тотыналар. З.Зәйнуллин

2) физ. Җисем үткән юл озынлыгының шул юлны үтүгә киткән вакытка нисбәте. --- поездыбыз боргалана-сыргалана әле елга ярыннан, әле Альп калкулыклары сыртыннан йөгерә, әмма уртача тизлеге йөз чакрымнан һич тә кимеми ---. Т.Әйди

3) Билгеле бер нәрсәнең хәрәкәтенә охшаган яки билгеле бәяләү системасы, үлчәү шкаласына карата башкарылу дәрәҗәсе. Моның берәр очы-ахыры булырдыр бит дип, кибернетик тизлектә фикер йөрткән арада, ни күрим: алда – биек трамплин! К.Миңлебаев. Поезд яктыргач гына кузгалып китте. Аның юлда хәрәкәтләнүе ташбака тизлеге белән бер, кечкенә станцияләрдә дә хәтсез озак тора. Ф.Хуҗин

4) Кызулык, өлгерлек, елгырлык, җитезлек. Башкалар аптырабрак торган арада, Марат, сугышырга җыенгандай, җилтерәп барды һәм, күз иярмәс тизлек белән эләктереп, җилкәсенә үк күтәрде дә, --- хатынын арткы бүлмәгә алып чыгып китте. Ә.Баян. Менә поши --- аякларын терәде дә хәлиткеч һөҗүмгә әзерләнде. Аннан соң, зур тизлек белән, бер тоннага якын гәүдәсен дошманына ыргытты. И.Хуҗин // Җәһәтлек, ашыгычлык. Обер-лейтенант әфәнде, барыгыз, бу җитди мәсьәләне тизлек белән чишегез. Т.Гыйззәт. Рәхилә бик тизлек белән (хәтта шундый тизлек белән, әйтерсең йөрәге тибүеннән туктап тора иде) кәгазьне укырга кереште ---. Ә.Баян

5) тех. Транспорт берәмлекләренең махсус җайланма белән үзгәртелә торган тарту көче. Танк зур тизлеккә күчеп элдерде генә. Х.Камалов // Машина һәм механизмнарда механик хәрәкәтнең билгеле бер вакыт берәмлегенә нисбәтән юл үтү дәрәҗәсе. Кузгалып киткәч тә, ул беренче тизлек белән генә барды, аннары икенчегә күчте. Мотор бик әйбәт, бик көйле эшләде. Н.Фәттах. Шул чакны урам чатыннан ниндидер күләгә аерылды да икенче тизлектә борыла-сырыла сөйрәлгән машина артыннан кача-поса килә башлады. А.Вергазов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә