ТИЗЛӘ’Ү ф. сөйл. 1) Тизрәк бара, йөгерә яки йөри башлау. Хатын серне аңлады, күл буенча камышка таба тизләп йөгерде: анда, --- иярле атлар янында, берничә колакчын торганы күренә иде. Г.Ибраһимов. Хәрби тормышка өйрәнгән күндәм малкай хуҗасыннан бер адым да калышмый барды. Хуҗасы ешласа, ул да тизләде, йөгерсә, ул да юыртты. Ш.Шәйдуллин 2) Тиз генә башкарып, эшләп чыгарга тырышу; ашыгу, кабалану. Гөлсем, күзе күзгә очрамасын өчен, башын иде, тизләп, култыклап, исерек ирен алып китмәкче булды. Г.Исхакый. Әле кичә үзенең көзге йөзен кул яссуы кадәр генә күрсәткән су бүген, елан сыман, без эшли торган урынга үрмәли. Ул тизләгән саен, без дә тизлибез. А.Алиш Тизли бару Торган саен тизләү. Нинаның әти-әниләре аны шунда ук күреп алдылар һәм, мөгаен, поездның тизләгәннән-тизли баруына шатланганнардыр да әле. Р.Мирхәйдәров Тизли төшү Тагы да бераз тизләү. --- юл буйлап бер автомобиль чаба. Без тиз барабыз, ул да тиз бара. Поезд тагын да тизли, автомобиль дә тизли төшә. А.Алиш |