ТИЗЛӘТҮ ф. 1) Хәрәкәтнең яки процессның тизлеген махсус рәвештә арттыру, интенсивлаштыру, кызулату. Поручик Мөхәммәтҗан Хөсәенов илле ике атлы гусар белән --- биш чакрым чамасы араны атларын юыртып җылытты да аннан соң тизләтеп куа башлады. З.Зәйнуллин. Артта кала башлауларын сизеп алгач, адымнарын тизләтеп, чананы куып җитәләр дә яңадан үрмәлиләр. Г.Әдһәм 2) Ашыктыру; тизрәк ясарга, булдырырга, тәмамларга тырышу. Стабилизатор канатларын калибрлап өлгертә алмау аңарда, шушы эшне тизләтү өчен, бер-бер нәрсә уйлап табу теләген уятты. Г.Әпсәләмов. Талия, сиңа ирең белән аерылышуны ничек тә тизләтергә кирәк булачак, икең дә риза булганда, аны тиз хәл итәләр. Г.Галиева Тизләтә бару Торган саен тизләтү. Рөстәм --- автобус артыннан атлады, аның белән бергә адымнарын тизләтә барды һәм йөгерүгә күчте. М.Кәбиров Тизләтә башлау Тизләтергә тотыну. Ул аның каушавын тойса да, нәкъ шулай булыр дип күз алдына китергән һәм күңеленә күптән керткәнлеге сәбәпледер – адымнарын тизләтә башлады. Ф.Яхин Тизләтә тору Тизләтүен дәвам итү. Күбрәк элеккеге дәверләргә караган ачыктан-ачык юк итү, төрле геноцидлар булмаганда да, ассимиляция дигән нәрсә кала килә. Глобальләшү дигән шаукым, авторитаризм басымы, шовинизм аны тизләтә торалар. Н.Шәрифуллин Тизләтә төшү Бераз тизләтү; тагын да тизләтү. Бу сүзнең мәгънәсен дөяләр дә аңлады булса кирәк: алар да, муеннарын алгарак сузып, ялкау адымнарын тизләтә төштеләр. М.Галәү Тизләтеп алу Бераз, берара тизләтү. Кичке аштан соң саф һавада йөрергә чыккан җиреннән, инде ярыйдыр дип уйлап, адымнарын тизләтеп алды ---. Ф.Тарханова Тизләтеп җибәрү Кинәт тизләтү. Кайчакларда бу үзгәреш өчен адымыңны тизләтеп җибәрү дә җитә кала. Ф.Тарханова Тизләтеп карау Сынау-тикшерү өчен тизләтү |