ТИЗЛӘТЕЛҮ ф. төш. юн. к. тизләтү . Фролов әз генә тизләтелгән эш темпы бирә, аңардан калышырга оят була башлый. Х.Камалов. Менә марш ахырына якынлашты, ритмнар тизләтелде, такт көчәйде ---. Г.Гомәр Тизләтелә төшү Бераз тизләтелү. Мөхәммәдәмин, беренче адымнарыннан ук, ханлыгының бу яңа – икенче этабында да элек башлаган эшен тагын да тизләтелә төшкән темп белән дәвам иттерә. М.Гайнетдин |