ТИЗЛӘНҮ ф. Тизлеген арттыру, кызулану. Республикада балалар бакчалары төзү темпы бик нык тизләнә. М.Хәсәнов. Көннәрнең берсендә егетләр кинәт уянып киткән кебек булдылар, хәрәкәтләре тизләнде. Р.Сәгъди Тизләнә бару Торган саен тагын да тизләнү. Ул арада машина, тизләнә барып, Кызыл тау түбәсенә җитте. Р.Батулла. Уйлары уянган саен, адымнары тизләнә барды. М.Кәбиров Тизләнә башлау Тизләнү билгеләре сизелү, күренү. Бу чорда япон мәдәнияте үсүе тизләнә башлый Тизләнә төшү Тагы да тизләнү. Атлавы да рәхәт булып китте. Җилкәләр күтәрелә, адымнар тизләнә төште. И.Беляев. Шуннан соң элемтә урнаштырганда, Заһитның яралануы һәм санбатка эләгүе белән вакыйгалар куера, тизләнә төшә. С.Маннапов Тизләнеп алу Бераз, күпмедер вакытка тизләнү Тизләнеп китү Кинәт, көтмәгәндә тизләнү. Буа суының өсте җылымса, чумсаң – астан бәреп чыккан чишмәләрнең салкынлыгын тоясың. Кан йөреше тизләнеп китә, тәнгә көч керә. В.Юныс |