ТИЗЛӘНЕШ и. 1) Гадәттәгедән тизрәк барлыкка килү, булу, башкарылу күренеше, тизлекнең эзлекле рәвештә арта баруы. Димәк, сез тизләнеш, стресслар тулы тормышыбызда кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең, шул исәптән җенси мөнәсәбәтләрнең дә, ата-бабаларыбыздан килгән әхлак кануннарына – кешелеклелек сыйфатларына нигезләнергә тиешлегенә басым ясыйсыз. Сөембикә. Көйнең темпы никадәр тизрәк булса, этәрү шулкадәр көчлерәк. Темпның тизләнеше арткан саен, ул сүрәнәя ---. Татар фольклористикасы

2) физ. Тизлекнең вакыт берәмлегендә үзгәреше. Тизлекнең үзгәрү кызулыгын тизләнеш дип аталган зурлык белән күрсәтәләр. Физика курсы. --- бауга бәйләп маятник ясыйсың да, шул маятникны аста һәм түбәдә чайкалдырып, авырлык көче тизләнешенең аермасы буенча биеклекне исәплисең. К.Шакиров

3) икът. 1985 елда Советлар Союзында хезмәт дисциплинасын ныгыту һәм җитештерү куәтләрен интенсив эксплуатацияләү хисабына игълан ителгән социаль-икътисади үсеш курсы; үзгәртеп коруның бер юнәлеше. – Безнең колхозда тизләнеш, үзгәртеп коруларның мәңге булачагы юк! – дип кычкыра торгач, Фәргать кичә карлыгып туктаган иде. Ф.Садриев. Михаил Горбачёвка 80 яшь тулган көннәрдә узган гасырның сиксәненче еллары уртасында килеп чыккан «үзгәртеп кору», «кеше факторы», «тизләнеш» дигән төшенчәләргә икътисади, социаль һәм әхлакый бәя бирергә тырышу активлашып алды. Кызыл таң



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә