ТИЗДӘН рәв. 1) Хәзерге мизгелдән яки сөйләнгән, әйтелгән мизгелдән соң озак та тормыйча; озакламыйча. Свастикалы бер немец танкысы аеруча ачык күренә, чөнки ул алгы сызык янында ук шартлатылган. Ул хәзер бөтенләй кәкрәеп, җиргә сеңеп бара: тиздән сазлык аны бөтенләй йотачак. Г.Әпсәләмов. Тиздән беренче кар күренер, бу сары яфраклар, черек алмалар кар астында калырлар. Ф.Садриев

2) Чагыштырмача кыска вакыт үткәч тә, тиз арада, тиз көндә. Тиздән, бәлки, бүген үк, Галләм килә. М.Фәйзи. Зиннәт әлегә белми: тиздән, бик тиздән – бүгенме, иртәгәме – аның каршына баласын җитәкләгән бер яшь хатын килеп басачак ---. Г.Гыйльманов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә