ТИЗӘК и. 1) Организмда эшкәртелгән азыкның каты яки ярымсыек хәлдәге бүлендеге; экскремент, тәрәт. Бу капка тирәсендә көнозын тавыклар тирес тарана, каз-үрдәк, күркәләр йөри, тизәкләре белән бөтен ишегалдын пычратып, ду килеп бозаулар чабыша. М.Галәү. Бу бит ашаганны тизәккә әйләндереп ятучы гына. Р.Сәгъди

2) Ягулык буларак кулланыла торган кипкән терлек экскременты яисә махсус калыпка салып кирпеч кебек итеп сугып киптерелгән тирес; кизәк. Бу – һәр көн кояш белән бергә кузгалып, --- сыерын, биясен сава, самавыр куя, --- даладан кипкән тизәк җыя ---. Г.Ибраһимов. Монда син медик булачаксың, авылда тизәк изәчәксең, гомер буена юньле эш табалмый акчасыз утырачаксың. З.Мурсиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә