ТИ’ЗӘЙТКЕЧ и. фольк. Халык иҗатының әйтү өчен катлаулы сүзләрдән торган, тел шомарту күнекмәсе буларак кулланылган, кызыклы, шаян эчтәлекле кыска жанры. --- мәкальләр гел-гелән сүзләр яңгырашы якынлыгына корылмаган, халык иҗатында сүзләр яңгырашы якынлыгы өчен башка жанрлар бар – тизәйткечләр, такмаклар... М.Хуҗин. --- без балалар бакчасында, ана телен үстерү максаты белән, татарча мультфильмнар күрсәтәбез, халык уеннары уйнатабыз, тизәйткечләр өйрәтәбез. Татарстан яшьләре



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә