ТИЗ рәв. 1) Зур тизлек белән, бик кызу, ашыгыч. Алда чокыррак җир, кинәт сукмак түбәнгә төшеп китә, менә шул төштән бик тиз йөгереп үтергә кирәк. Х.Камалов. Мин әлегә аларны, шушы су суалчаннарын, бу кадәр дә җәһәт һәм тиз йөзәләр икән дип башыма да китермәгән идем. Ф.Яхин 2) Чагыштырмача аз, кыска вакыт эчендә. Тополь – бик әрсез, тиз үсә торган мул ябалдашлы талымсыз агач. М.Галиев. Ашыгыч ярдәм һәм оператив төркем бик тиз килеп җитә. Н.Вахитов 3) Якын арада, бераздан, кыска вакыттан соң. Состав тиз китәсе булса, [кондукторлар] шунда, вагон кырында гына йөренгәләп торалар. М.Мәһдиев 4) Шунда ук, кыска вакытта һәм кирәгенчә. Галиулланың тел төбен Сабир тиз сизеп алды ---. А.Алиш. Зөфәр үзе дә сыңар куллы майорның аңа ничек каравын бик тиз белеп алды, әмма артык гаҗәпләнмәде ---. Ә.Еники 5) Вакыт үткәне сизелмичә. Җәй бик тиз үтте. Ф.Садриев. Яшь гомер тиз уза, картайган көнемдә япа-ялгыз калсам, нишләрмен? Р.Хәбибуллина 6) Җитәрлек вакыт, сәбәп, этәргеч булмый торып; кинәт. Нишләп әле ул бу чибәр егетнең һәр сүзенә бик тиз ышанды? Г.Галиева. Һәрхәлдә, ул күбесен яхшы белә: кемдер сабыр холыклы, кемдер тиз кабынып китүчән. Р.Кәрами 7) Шундук; тоткарланмыйча, көттермичә. Кызлар, тиз әйтегез, кайсыгызның утыз җиденче размер итальянский туфли киясе килә? М.Мәһдиев. Атасына ул, тиз кайтам, диеп чынын әйтсә дә, вәгъдәсендә тора алмады. Р.Батулла 8) Йөгерек, ашыгыч. Безнең бригада шулкадәр ашлык үстерде, тиз генә исәпләп тә чыга алмассың. Г.Бәширов 9) Җәһәт; бик кызу, кызулап. [Гафифә:] Мин хәзер булам. Өстемә күлмәк кенә киям. [Вәли:] Ну, бар, зинһар, тиз бул! Г.Камал. Әбисе күкәйләр әрчеп, Тозга ук манып тора, Тагын да тизрәк булсын дип, Шәвәли кабып тора! Ш.Галиев 10) Ашыгыч рәвештә. Шулай, Роза, сиңа китәргә, бик тиз китәргә туры килер. А.Алиш 11) Янау төсмере белән: каты, кырыс, катгый, таләпчән итеп. Син бит җиргә хәтәр татар булып туган. Дәүләтчелек нигезләрен какшата дип, Тиз утырта акылыңа «олы туган». С.Әхмәтҗанова ◊ Тиз кайтучан Бик тиз ачуланып кызып китсә дә, ачуын тиз онытучан. Тиз кулга к. тиз кулдан. Миңсылу тиз кулга керосинкада бер-ике таба төче коймак та салып алды. К.Тинчурин. Тиз кулдан Ашыгып, бик җентекләмичә, тәфсилләмичә генә. Тиз кулдан гына язган лозунглар, юлбашчыларның май демонстрациясеннән калган портретларын күтәргәннәр, шуларны баш өсләрендә тибрәтә-тибрәтә, нигәдер бик ашыгып атлыйлар. Ә.Еники. --- такталардан тиз кулдан өстәл сыман нәрсә корыштырганнар. Х.Камалов. Тиз тоту Тиз, кыска арада башкару, эшләп чыгу. Председатель булып килгәч, ул эшне тиз тотты: ике ай дигәндә алты почмаклы якты йорт җиткезделәр. А.Гыйләҗев. Малайларының: «Әти кайтты!» – дип шатланып кычкырганы --- ишетелде. Ләкин әниләре аларны тиз тотты: «Җитте!» – дип, бер генә эндәште дә, барсы да тынып калды. М.Кәбиров. Тиз төчкерү Зурлап тотынган эштән кыска вакыт эчендә гайрәте чигү |