ТИҖАРӘТХАНӘ и. гар.-фар. иск. 1) Сәүдә йорты, бик күп сату нокталары булган зур кибет. Мәскәүдә мөселман каракүлчеләренең, оешып, мал алыр өчен, яңа тиҗарәтханә ачулары гәзитәбездә язылып үткән иде. Г.Исхакый. Әүвәл Истанбулның һичбер җирендә телефон юк иде, хәзер хөкүмәт даирәләре һәм политсә идарәләренең һәркайсында телефоннар булган шикелле, зур тиҗарәтханәләрнең дә һәркайсында телефоннар бар. Г.Камал 2) Биржа |