ТИЕШСЕЗГӘ рәв. Урынсыз, сәбәпсез, мәгънәсез рәвештә; тиеш булмаганча. Солтан эшне озакка сузып боламык измәс өчен: – Була, Шөкер дус, син әйткәч, без җир читенә барырга да риза, – дип, тиешсезгә көлеп куйды. Г.Ахунов. Әлбәттә, Хәнәфинең аларга карата гаделсез чаклары, кайбер очракларда хәтта тиешсезгә кимсеткән көннәре дә булгандыр. В.Нуруллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә