ТИЕШСЕЗ с. 1. 1) Тиеш булмаган, урынсыз; кирәксез. Тиешсез урында көләсең килсә, баш бармагыңның тырнагына кара. М.Мәһдиев 2) Белергә, күрергә, ишетергә ярамаган, тыелган. Бәгъзы бер ирләр хатыннарга юлда каршы чыгарлар вә дивар ярыкларыннан карап, тиешсез җирләрен күрергә тырышырлар иде. Г.Буби. Тиешсез җиргә тыкшынып йөрергә ярата торган гадәтең бар шул синең, Зәки. В.Нуруллин. Тиешсез сукмакка керәсең икән, эзеңне калдырма. Ф.Яруллин 2. и. мәгъ. 1) Берәүгә тиеш, лаек булмаган нәрсә. Булдыра алган урында ул [Шәмгун] тиешлесен дә, тиешсезен дә басып калды. А.Шамов. Тиешлесен сорарга баруым лабаса. Тиешсезен таләп итүем түгел. Нәфесен тыя алмаган, дип, берәү дә авыз чайкамас, шәт иншалла! Р.Низамиев 2) Урынсыз, кирәкмәгән нәрсә; мәгънәсез нәрсә. Без тиешсезне әйтмәбез. М.Җәлил. Чәчәкле чаршаулар --- өйгә ямь дә биреп тора, шул ук вакытта тиешсезен ят күзләр дә күрми: теләсәң ачып, кирәк вакытта ябып куясың. Ф.Бәйрәмова 3) Тиешле таләпләргә җавап бирми торган, кирәксез кемсә. Начар хәбәр әшәке ис кебек: күз ачып йомганчы таралып, тиешлесенә дә, тиешсезенә дә барып җитә. Җ.Рәхимов |