ТИЕШЛЕ’-ТИЕШСЕЗ с. 1) Урынлы-урынсыз, кирәксез; тиешенчә тикшерелмәгән, нигезләнмәгән. Әйе, ул хәзер тиешле-тиешсез әмәлләр белән үзен күрсәтергә, район нәчәлникләре каршында абруй казанырга тырышачак. Ф.Садриев. Әмма аннан соң беркайчан да мин сиңа тиешле-тиешсез сораулар биреп аптыратмадым. М.Кәбиров 2) Ни җитте шундый, теләсә нинди. Тик, матри, адәм көлдереп йөрмә, тиешле-тиешсез кеше белән, бигрәк тә азгын хатын-кыз белән чуалма. А.Гыйләҗев |