ТИЕШЛЕ с. 1. 1) к. тиеш2. (1 мәгъ.). Безнең йортта яшәүче әллә кемнәр әллә нинди юллар табып телефон керттеләр, әмма чиратсыз куелырга тиешле телефонны Мәҗит күрә алмады. Ф.Яруллин. Синең мин белмәгән, ләкин миңа сөйләргә тиешле сүзләрең бар кебек. Ф.Садриев

2) к. тиеш2. (3 мәгъ.). Җыелышлар, көтелмәгән борчулар, әллә каян гына килеп чыккан, тиз хәл ителергә тиешле мәсьәләләр көнне төнгә, төнне көнгә ашыктырып алмаштырдылар. М.Мәһдиев

3) Кемгәдер билгеле бер мөнәсәбәттә булган, шуңа бәйләнешле булган. Җизни тиешле кешенең дә кәефе кырылды. Г.Галиев. Үз көнен үзе күрсен дип, атасы аны, туганрак тиешле сәүдәгәргә ияртеп, Бохарага озата. Т.Галиуллин

4) Ниндидер эш, процесс дәвам итсен өчен ихтыяҗ булган, кирәкле. Ярый, әти, Миронычның бу хаты турында мин иртәгә үк тиешле кешеләр белән сөйләшермен. Т.Гыйззәт. Хәсьянов белә: әгәр дә тиешле документлары булмаса, Нури карт саламны башкаларга түгел, Мидхәтнең үзенә дә бирмәячәк. Н.Әхмәдиев // Кирәк күләмдәге, кирәк кадәр булган. Мөнирҗан, алган әйберләрен сумкасына тутыргач, тиешле акчасын түләп, чыгышка юнәлде. Н.Әхмәдиев

5) Канәгатьләндерерлек, югары дәрәҗәдәге. Татар халык поэзиясенең үзенчәлеге һәм аның җыйналу тарихына тиешле фәнни анализ ясалган программа нигезендә Х.Бәдигый --- фольклористика курсын да алып бара. Х.Ярми. Тиешле белеме дә, сәүдә эшендә тәҗрибәсе дә булмаган хатынны мөдир итеп эшкә алу үзе үк шик уятырлык нәрсә иде. А.Тимергалин

6) Лаеклы, урынлы, хаклы, гадел; ярашлы, яраклы. Яңа килгән «кунак»ны алар тиешле хөрмәт күрсәтеп каршы алдылар. Г.Әпсәләмов. Ул каушабрак калды, тиешле сүз таба алмыйча ык-мык итте. Н.Фәттах

2. и. мәгъ. к. тиеш3. (1 мәгъ.). Без – фән кешеләре, үзебез яшәгән елларга түгел (үзенә тиешлесен юләр дә яши), юбилейларда эшләгән хезмәтебезгә йомгак ясарга, киләчәккә зарядка алырга тиешбез. Г.Әпсәләмов. Директорыгыз кушканны үтәсәң, прокурор хатынына тиешлесен биреп җибәрсәң, кала идеңме бу хәлгә? А.Гыйләҗев

3. хәб. сүз мәгъ. к. тиеш1. (1 мәгъ.). Каберләр ригаять кылынырга вә хөрмәтле тотылырга тиешле. А.Тимергалин. Көтмәгәндә малайның зиһене яктырып куйды: «Алтынчы таякчык мин үзем булырга тиешле». Алтынчы таякчыкка ул үзен тәгаенләде. А.Хәлим



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә