ТИЕШЕ’НЧӘ рәв. 1) Таләп ителгәнчә, билгеле бер нормалар яки исәпләнгән зарурлык таләбенә җавап бирерлек итеп. Бүген без комсомолка Кәримә Дулатованың тәртибен тикшерергә җыелдык. Материаллар тиешенчә тупланылган. Ф.Яхин. Тиешенчә эшкәртелгән яшел үлән басулары, болыннары һәм көтүлекләре булган хуҗалыкларның эшләре дә әйбәт бара. М.Зарипов 2) Билгеле бер максатка ярашлы рәвештә, кирәгенчә. Куштанлыгы да бар: начальство авылга килгән чакларында тиешенчә каршы алып, тиешенчә кунак итеп җибәрә белә. В.Нуруллин 3) Җиренә җиткереп, шартына китереп, тулы күләмдә, яхшы, шәп итеп. Законнарның тиешенчә эшләнмәгәнлеге аркасында мәдәният өлкәсендә бик зур югалтуларга дучар булуыбыз ихтимал. С.Ибраһимова. Казан ханнары Мәхмүт һәм Мөхәммәт-Әминнең дә, алар тирәсендә табылган ике хатын-кыз җәсәде дә тиешенчә җирләнергә тиеш. Сөембикә 4) Теләгәнчә, өмет иткәнчә. Кеше бервакытта да үзенең ми сәләтеннән тиешенчә файдаланмый икән. М.Мәһдиев |